« Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесендә гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында гаилә парлары өчен чара үткәрелде. Әлеге чарада 2 гаилә пары катнашты. Гражданнарга үз эшләрен ачкан вакытта бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү, эшкә урнашу, вакытлы эшкә урнашу, һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Шулай ук «Демография»программасы белән әңгәмә-танышу үткәрелде. Әлеге программа кысаларында яшь ярымга кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар төрле юнәлешләр буенча бушлай укулар уза алалар. Бигрәк тә Маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер укытуның яңа юнәлешенә игътибар иттеләр.