Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 27 июнендәге 1391-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2019-2020 елларда Россия Федерациясенең өлкән халкын Бөтенроссия диспансерлаштыру үткәрелә. Диспансерлаштыру - профилактик медицина тикшерүен һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны, шулай ук аларның үсеш куркынычын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләрнең өстәмә ысулларын үз эченә алган чаралар комплексы. Мөһим! Диспансерлаштыру вакытында хезмәткәрләр 1 эш көненә 3 елга 1 тапкыр, ә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр (5 ел дәвамында пенсия яше җиткәнче) һәм картлык буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучы пенсионерлар - эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, елына 2 эш көненә эштән азат ителергә хокуклы. Моның өчен диспансерлаштыруны узу көннәрен җитәкчелек белән килештерергә һәм эштән азат итү өчен гариза язарга кирәк. Диспансерлаштыруны узу өчен кирәк: • мәҗбүри медицина иминияте полисы (ММИ); * поликлиникага беркетелгән булырга; • яшь буенча туры килергә. Диспансерлаштыру 3 елга 1 тапкыр уздырыла, һәм аны агымдагы елда сезгә 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшь тулган яки тулачак икән, узарга мөмкин. Әгәр сезгә 40 һәм аннан да күбрәк яшь икән, диспансерлаштыруны ел саен үтәргә кирәк. Гражданнарның кайбер ташламалы категорияләре, яшенә карамастан, ел саен диспансерлаштыру уза (исемлек диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрү тәртибендә билгеләнгән). Комплекслы тикшерүнең күләме һәм характеры кешенең җенесенә һәм яшенә бәйле. Профилактик медицина тикшерүен һәм диспансеризацияне уздыруның шарты булып, гражданинның ирекле ризалыгы тора. Профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация уздырганда элек үткәрелгән (бер елдан да соңга калмыйча), медицина документлары белән расланган медицина тикшерүләренең нәтиҗәләре, исәпкә алынырга мөмкин. Гражданнарның профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне узарга мөмкин булган медицина оешмалары турында тулырак мәгълүмат Сәламәтлек саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының рәсми сайтларында урнаштырылган. Сәламәт яшәү рәвеше турында рәсми Интернет-порталда www.takzdorovo.ru һәр граждан сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр ала ала. Проект кысаларында тәүлек буе түләүсез «кайнар линия» 8 (800) 200 0 200, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.