162-ФЗ Федераль закон нигезендә хезмәт базарында дискриминацияне булдырмау максатыннан кайбер төр мәгълүмат таратуга чикләүләр куелды. Ягъни буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында белдерүләрдә җенесе, расасы, тән төсе, миллимәте, чыгышы, милеге, гаиләсе, җәмгыятьтә тоткан урыны, яше, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте, дингә ышануы, җәмәгать оешмаларында, социаль группаларда торуы яки тормавы турында турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган мәгълүматны тарату тыела. Дискриминация характерындагы мәгълүматны үз эченә сыйдырган вакантлы эш урыннары һәм буш эш урыннары турында белдерү таратучылар Рәсәй Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы закончалыгы нигезендә административ җавапка тартылалар.